Ураза бәйрәме уңаеннан, үзәк мәчеткә физик мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләрне һәм аларның якыннарын кунакка чакыру гадәткә кергән.

Гаетнең икенче көнендә алар өчен хәйрия табыны әзерләнә. Быел йөз кеше килгән. Бәйрәмгә төрле милләт вәкилләрен чакыралар. Мөселманмы, православие динен тотучымы- иң мөһиме шәһәрдәшләрнең кәефләрен күтәреп, шатлык бүләк итү.

Салих хәзрәт Ибраһимов вәгазь сөйли. Бүген ул аеруча тантаналы төстә яңгырый. Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе физик мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләрне Ураза гаете белән котлый.

«Безне мәчеткә ел да кунакка чакыралар. Рәхмәт бик зур», — дип хис-кичерешләре белән уртаклаштылар кунаклар.

Гаетнең икенче көнендә көчле рухлы шәһәрдәшләр өчен хәйрия табыны әзерләнә. Быел йөз кеше килгән.

Бәйрәмгә төрле милләт вәкилләрен чакыралар. Мөселманмы, православие динен тотучымы- иң мөһиме шәһәрдәшләрнең кәефләрен күтәреп, шатлык бүләк итү.