«Заря» лагерендә оештырылган «Туган як» профильле сменасы үз эшен башлап җибәрде. Ул татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә, рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. 18 көн дәвамында биредә 160ка якын бала ял итәчәк.
Балаларны якыннары озатып калды. Кулларында — сумкалар, йөзләрендә — елмаю, ә планнары — зурдан. Малайлар һәм кызларны алда файдалы һәм кызыклы ял көтә.
Смена программасы күпкырлы итеп төзелгән. Биредә саф һавада спорт уеннары, төрле осталык дәресләре һәм тәрбияви чаралар үткәреләчәк. Шулай ук балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән танышачак, күренекле шәхесләр иҗатын өйрәнәчәк һәм туган як тарихы белән танышачак.
«Туган як» сменасы Татарстанда милли юнәлешкә нигезләнгән уникаль проектларның берсе булып тора. Ул балаларга вакытны файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү генә түгел, ә рухи яктан баеп, яңа белемнәр алу мөмкинлеге дә бирә.
Альбина Вәлиева
MAX