Колмакчы авылында яшәүче 102 яшьлек Мирсаяф Камалов улы Вахит һәм оныгы Салават белән мәчеткә барып, анда тудырылган уңай шартларга һәм мәчетнең төзек, пөхтә булуына соклануын белдерде.
Гасырдан артык гомер кичергән Мирсаяф Миргаяз улы өчен бу сәфәр аеруча истәлекле булды. Ул мәчет эчендәге җылылыкны, чисталыкны, тәртипне һәм уңай шартларны югары бәяләде. Шулай ук мәчет тирәсендәге төзекләндерелгән территория дә аның күңеленә хуш килде.
Бер гаиләнең өч буыны — бабай, улы һәм оныгы — мәчеткә бергә килүе гаиләдә рухи кыйммәтләрнең саклануын һәм буыннар арасындагы бәйләнешнең нык булуын күрсәтә. Бу күркәм күренеш авылдашлар өчен дә матур үрнәк булып тора.

Белешмә:
Мирсаяф Камалов — Бөек Ватан сугышы ветераны. Балачак елларында аның гаиләсе «кулак» дип таныла һәм сөргенгә җибәрелә. Шуңа күрә ул башлангыч мәктәпне генә тәмамлый ала.
Сугыш башлангач, Мирсаяф Миргаяз улы Ватанны саклауга баса: башта оборона корылмалары төзүдә һәм окоплар казуда катнаша, ә 1942 елның декабрендә, 18 яше тулгач, Тын океан флоты сафларына мобилизацияләнә.
Туган авылына ул 1947 елда әйләнеп кайта. Аннан соң озак еллар колхозда бригадир булып хезмәт куя. Аның хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә.
Альбина Вәлиева
MAX