Түбән Каманың 60 еллыгына шәһәрдә күп кенә объектлар яңартылачак. Исемлектә — 35нче микрорайонда төзелә торган «Ак каен» мәчете белән Красный Ключ бистәсендәге мәхәллә дә бар.

Беренчесе өр-яңадан торгызылса, икенчесендә төзекләндерү эшләре башланган.  Радмир Беляев җитәкчелегендәге махсус комиссия эш барышы белән танышты.

«Әгәр дә халыкка кирәк икән, җитәкчеләр дә әлеге мәсьәләгә игътибар бирәләр. Рәхмәт яусын Айдар Рәис улына, ул эшмәкәрләрне җәлеп итте», — дип фикерләре белән уртаклашты Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов

Планда — бинага газ кертү. Металл киртәләрне куаклар алыштырачак, ә яңартылган мәчет Красный Ключ буенча яңа туристлык маршрутына керәчәк. Ремонтны кышка кадәр төгәлләргә планлаштыралар.

«Без инде барысына да Аллаһ Тәгаләдән сорыйбыз: дөнья бәхетен, гаилә бәхетен, тынычлык, иминлек барысына да. Аллаһ Тәгалә гаиләләренә, тормышларында, эшләрендә уңышлар бирсен. Мәчетебез, Аллаһ йорты киләсе көннәрдә безнең күмәк, уртак ярдәм белән ишекләрен, капкаларын ачсын инде кешеләргә», — ди Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов «Ак каен» мәчете имам-хатыйбы

Монысы — 35 нче микрорайонда төзелә торган «Ак каен» мәчете. Бинада тәрәзәләр, ишекләр куелган. Төп эшләрнең берсе — гыйбадәт йорты ишегалдына брусчатка җәю. Хәзер хәйрия акциясе бара. Белгечләр исәпләвенчә, бер квадрат метр мәйданны төзекләндерү өчен 4 мең сум кирәк. Мәчетне шәһәрнең 60 еллыгына файдалануга тапшырырга ниятлиләр.