Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күргән йортта төзекләндерү эшләре башланды. Шинчылар проспектындагы биш катлы йортны ноябрь урталарына кадәр торгызырга ниятлиләр. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев белдерде.
Хәзер йортта демонтаж эшләре бара. Аларны 5 октябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Аннан соң белгечләр терәк стеналарны, түшәмнәрне һәм тәрәзә уемнарын торгызуга керешәчәк.
Йортта барлыгы 101 кеше яши. Ике подъездда фатирларга кайтырга мөмкин, калганнарында төзекләндерү эшләре бара. Күпчелек кеше туганнарында тукталган, дүрт гаиләгә вакытлыча торак бирелгән. Радмир Беляев әйтүенчә, эшләрне ноябрь урталарына кадәр тәмамларга планлаштыралар.
Шәһәр мэры йортта яшәүчеләр белән дә аралашты. Алар фатирларда калган җиһазларны чыгару мәсьәләсе белән кызыксынды. Бу эш һәр гаилә белән аерым хәл ителәчәк.
Гадәттән тыш хәл 13 сентябрь иртәсендә булган. Пилотсыз очкыч бишенче каттагы фатирга эләккән. Бер кеше зыян күргән. Сирена тавышы яңгырауга дистәләгән кеше йорт подвалына төшкән, кайберләре коридорда һәм юыну бүлмәсендә яшеренгән. Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, бу күп кешенең гомерен саклап калырга ярдәм иткән.
Альбина Вәлиева
MAX
