Түбән Камада яшәүче ир-ат интернеттагы арзан бензин турындагы белдерүгә кызыгып, мошенниклар корбаны булган. Ул сылтамага күчкәч, телефонына зарарлы программа йөкләнгән. Нәтиҗәдә, банк картасыннан 120 мең сум акча алынган.

Бу турыда мошенниклыкка каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы прокуратурасының тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү идарәсенең эчке эшләр органнарында тикшерүне күзәтү бүлеге прокуроры Алмаз Фәттахов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хокук саклау органнары акча урлау өчен зарарлы программалардан файдалану очракларын ачыклый. Белгечләр билгеләп үткәнчә, мошенниклар кешеләрне алдау өчен актуаль темаларны һәм көндәлек ихтыяҗларны актив куллана.