Түбән Камада 26 сентябрьдә шәһәр юбилеена багышланган зур бәйрәм узачак.
Сәгать 14:00дән «Манзара» сәүдә үзәге янындагы мәйданда һәм «Гаилә» паркында балалар, яшьләр һәм спорт мәйданчыклары эшли башлый. Шулай ук «Осталар шәһәре», гастрономия фестивале, автомобиль һәм мотоцикллар күргәзмәсе, Түбән Каманың тарихы һәм киләчәгенә багышланган музей оештырыла.
Шул ук вакытта «Манзара» сәүдә үзәге янындагы төп сәхнәдә концерт программасы башлана. 16:30да театральләштерелгән пролог белән бәйрәмнең тантаналы ачылышы була.
Аннан соң кунак артистлар чыгыш ясаячак. Сәхнәгә The Hatters, «Волга-Волга», ABIEM Project төркемнәре, Фирдус Тямаев һәм Ришат Төхвәтуллин чыгачак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
