Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган махсус почта открыткалары дөнья күрәчәк.
Аларда рәссам Илдус Муртазинның Лемаев исемендәге скверны сурәтләгән картинасы урын алачак.
Юбилей открыткаларын шәһәр һәм районның почта бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин булачак. Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр итте.
Альбина Вәлиева
MAX
