26 сентябрьдә Түбән Кама шәһәрендә һәм районында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Фермерлар һәм җирле җитештерүчеләр үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярминкәләр өч мәйданчыкта оештырыла: «Комета» комплексы территориясендә, Бызов базарында һәм Кама Аланы бистәсендә — «Олимпия» боз сарае каршында.
Сәүдә мәйданчыклары 8:00дән 14:00гә кадәр эшләячәк.
Альбина Вәлиева
MAX
