Кайбер очракларда фатир хуҗалары газ плитәләрен планлы тикшерү турында хәбәрләргә игътибар итмиләр. Иң катгый чара – йортны, хәтта подъездны зәңгәр ягулыктан өзү алымын куллану. Газ хезмәте белгечләре аңлатуынча, фатирга кертү мөһим, чөнки бу йортта яшәүчеләрнең иминлегенә бәйле.

Әлеге сизгер прибор ярдәмендә газ хезмәткәре һәр конфорканы, торбалар һәм шланглар тоташкан урыннарны тикшерә. Җиһаз бик аз күләмдәге газ чыгуны да ачыклый ала. Тикшерү тәмамлангач, фатир хуҗасына куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерәләр.

Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү елына бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Ведомство сайтында 20 көн кала бу турыда мәгълүмат урнаштырыла. Тикшерү вакытында өйдә булмагансыз икән, элемтә өчен телефон номерлары күрсәтелгән язма калдыралар.

«Без абонентка уңайлы булган вакытта килергә килешә алабыз. Шуңа күрә хезмәткәрләрдән яшеренмәскә, куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен аларны фатирга вакытында кертергә кирәк», — ди «Түбән Кама газы» ЭПУның йорт эчендәге газ җиһазларына хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Сергей Чебышев.

Быел газ җиһазларын тикшертергә өлгермәгән булсагыз, 43-18-23 номеры буенча шалтыратып, хәбәр итәргә мөмкин. Әгәр фатир хуҗасы белгечләрне өенә берничә тапкыр кертмәсә, «Түбән Кама газы» бу турыда Торак инспекциясенә хәбәр итә. Аннан соң административ чара күрелә.