Түбән Камада юл хәрәкәте иминлегенә багышланган атналык бара. 21–27 сентябрьдә узучы чаралар кысаларында юлдагы хәвеф-хәтәрне кисәтүгә юнәлтелгән очрашулар һәм профилактик чаралар үткәрелә.

Инспекторлар балалар һәм яшьләр белән очраша, мәктәпләрдә аңлату дәресләре оештыра. Шундый чараларның берсе Түбән Кама индустриаль техникумында узган. Студентларга җәяүлеләр кичүендә үз-үзеңне ничек тотарга, таныклыксыз питбайк белән йөрүнең нинди куркыныч икәнен аңлатканнар. Электр самокатында да юл кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәрткәннәр.

Акция барышында Дәүләт автоинспекциясе балалар күп йөри торган урыннарга аеруча игътибар бирә. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары тирәсендә патрульлек көчәйтелгән.