Фәймә Сабитова ярты гасырга якын гомерен сәнгать өлкәсенә багышлый. Ун ел баян дәресләре алып бара, «Яшьлек» ансамбленең хор җитәкчесе булып эшли, соңрак үз иҗат коллективын булдыра. «Болгар кызы Айсолтан» китабы – авторның күпьеллык эшчәнлеге турында. 

Марат Фәйрушин беренче укытучысына тәбрикләү сүзләре җиткерә. Фәймә Сабитова җырчыны музыка дөньясына алып кергән. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәренең укучылары арасында Зөһрә Шәрифуллина, Гөлдания Хәйруллина, Руслан Ханов һәм башка танылган артистлар да бар.

Фәймә Сабитова ярты гасырга якын гомерен сәнгать өлкәсенә багышлый. Ун ел баян дәресләре алып бара, «Яшьлек» ансамбленең хор җитәкчесе булып эшли, соңрак үз иҗат коллективын булдыра. «Болгар кызы Айсолтан» китабы — авторның күпьеллык эшчәнлеге турында.

Яңа китапны тәкъдим итү кичәсенә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәренең хезмәттәшләре, дуслары, якыннары киләләр. Фәймә Сабитованың улы Артур — профессиональ биюче. Ул да методик кулланма чыгарган. Кече оныгы «Нардуган”га йөри.

Яңа китап Түбән Каманың юиблеена бүләк. Автор басманы китапханәләргә, музейларга тапшырган. Фәймә Сабитованың хыялы — күбрәк тираж белән чыгару. Иганәчеләр табылса, бик рәхмәтле булыр идем, ди китап авторы Г. Тукай.