Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган бәйрәм алдыннан һәм аны үткәргән көнне Шинчылар проспектының «Манзара» сәүдә үзәге янындагы участокта юл хәрәкәте чикләнәчәк.
Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Luxor кунакханәсе янындагы борылыштан «Клеверспорт» комплексына кадәрге юл ике яклап та ябылачак.
Юл хәрәкәтенә чикләү 25 сентябрь төнге сәгать 12дән 26 сентябрь 23:00гә кадәр гамәлдә булачак.
Исегезгә төшерәбез, 26 сентябрьдә Түбән Кама шәһәренең 60 еллыгына багышланган бәйрәмдә The Hatters, Фирдус Тямаев һәм Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясаячак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
