Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне арттыру графигы билгеле булды. Икътисади үсеш министрлыгының фаразына караганда, 2027 елда ил буенча торак-коммуналь хуҗалык тарифлары уртача 11 процентка, 2028 елда — 8,6 процентка, ә 2029 елда 7,6 процентка артачак.

Тарифларның яңадан каралуы төп көйләнә торган хезмәтләргә кагылачак. Алар арасында җылылык, салкын һәм кайнар су, канализация, газ, электр энергиясе һәм чүп-чар чыгару бар.

Россия Төзелеш министрлыгында аңлатуларынча, тарифларны даими арттыру законда искергән коммуналь челтәрләрне һәм җиһазларны яңартуга финанс чыганагы буларак каралган. Түләүләрнең күпмегә артуы төбәккә карап аерылачак. Кайбер шәһәрләрдә җирле инфраструктураны ремонтлауга өстәмә акча юнәлтелсә, тарифлар тагын да күбрәк күтәрелергә мөмкин.

1 октябрьдән республикада коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны планлы рәвештә арттыру көтелә. Шәһәргә карап, алар 13,4 яки 18,2 процентка күтәреләчәк.