«Әдәби диктант» халыкара агарту акциясендә һәркем үз белемен сыный алды. Мәктәп укучыларыннан алып, төрле һөнәр ияләренә кадәр. Язма эштә катнашучылар классик язучыларның тормыш юлын, әсәрләрне никадәр белүләрен тикшерделәр. Биремнәр тест рәвешендә әзерләнә. Барлыгы 20 сорау әзерләнә. Чара Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә өченче тапкыр үтте.
Укытучылар, китапханәчеләр, студентлар. Залда утыручыларның теләкләре бер әдәби диктант язу. Яшь аерымлыгы, һөнәр төрлелеге исәпкә алынмый. Иң мөһиме, биремнәрне дөрес башкарып чыгару.
Катнашучыларга 20 сорауга җавап бирергә кирәк. Биремнәр тест рәвшендә, төрле әзерлекле китап укучыларга кызыклы итеп әзерләнгән. Алар арасында рус классикасының танылган әсәрләренә дә, хәзерге әдәбиятка да кагылышлы сораулар бар.
Диктант билгеләре 2 октябрьдә билгеле булачак. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак. Ә 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйганнар җиңүчеләр дипломына лаек булачак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
