Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасын республика халкына ныклыгы һәм бердәмлеге өчен рәхмәт белдерүдән башлады Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Төбәк җитәкчесе чыгышын тышкы сынаулар шартларында гражданнар бердәмлеген саклаган республика халкына ихлас рәхмәт сүзләреннән башлады.

«2026 ел Россиядә бердәмлек — Россия халыклары һәм илебезнең барлык гражданнары бердәмлеге билгесе астында уза. Сынаулар чорында бу аеруча мөһим», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәткән татарстанлыларга аерым рәхмәт белдерде. Ул шулай ук республиканың үсешенә өлеш керткән һәркемнең фидакарь хезмәтен билгеләп үтте.