Татарстанда киләсе ел Минтимер Шәймиевка багышланачак.

Бу хакта республика рәисе Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына Юлламасында белдерде.

Минтимер Шәймиев 1991–2010 елларда Татарстан белән җитәкчелек итте. 2010 елның апрелендә Президент вәкаләтләрен тапшырганнан соң, Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе вазифасына кереште. Ул әлеге вазифада бүген дә эшли.