Түбән Каманың 60 еллыгы уңаеннан, Җиңү монументы янында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мемориаль комплекс ачылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Түбән Кама мэры Радмир Беляев, һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре, ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм шәһәрдәшләр катнашты.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлар истәлеген мәңгеләштергән мемориаль комплекс ачылу тантанасы. Күзләрдә — яшь пәрдәсе. Күңелләрдә — горурлык һәм сагыш. Һәр чәчәк — хәтер һәм рәхмәт билгесе.

«Сугышчыларыбызга батырлыклары, антларына тугры калулары һәм Ватан хакына кылган батырлыклары өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Яңа мемориал Түбән Кама халкы өчен истәлек һәм очрашу урынына әверелер дип ышанам», — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.

Алексей Песошин Түбән Каманы хезмәт сөючәнлеге, нык холкы һәм үзенчәлекле язмышы белән аерылып торган шәһәр дип атады. Радмир Беляев мемориаль комплексның һәлак булган геройларның гаиләләре белән берлектә төзелүен билгеләп үтте. Аның проектын әзерләгәндә хәрбиләрнең якыннарының фикере исәпкә алынган. Төзелешкә җыелган акчалар да шәһәр халкының уртак хезмәте.

«Без мемориаль комплексны геройларыбыз истәлеген мәңгеләштерү өчен ачабыз. Һәр Түбән Кама кешесе аларның исем-фамилияләрен белергә тиеш. Безнең бурыч — Ватан өчен гомерләрен биргән якташларыбыз турында истәлекне саклау», — дип ассызыклады шәһәр мэры Радмир Беляев.

Тантана ахырында катнашучылар һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль комплекска чәчәкләр салдылар.