Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Минтимер Шәймиевнең республика фәне үсешенә керткән өлешен югары бәяләде. Ул Татарстан Рәисенең 2027 елны Татарстанда Минтимер Шәймиев елы дип игълан итү турындагы карарын шәрехләгәндә, Дәүләт Киңәшчесенең галимнәр өчен башкарган эшләре турында сөйләде.

Рифкать Миңнеханов фикеренчә, Минтимер Шәймиевнең төп үзенчәлеге – үзе галим булмаса да, фән үсешенә галимнәрнең үзләреннән дә зуррак өлеш кертүе.

«Шәймиевнең уникальлеге шунда: ул галим түгел, әмма галимнәр өчен, фән өчен галимнәрнең үзләреннән дә күбрәк эшләгән кеше», – диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты.

Ул мисал итеп Татарстан Фәннәр академиясен булдыруны китерде. Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, ул чорда мондый карар кабул итү республикада һәм илдә барган стратегик үзгәрешләрне тирәнтен аңлауны һәм киләчәккә зур күзаллауны таләп иткән.

«Фәннәр академиясен булдыруның үзе генә дә киләсе елны Минтимер Шәрип улы елы дип игълан итү өчен җитәрлек сәбәп булыр иде. Ә республика үсеше өчен шундый әһәмиятле карарлар йөзләрчә, меңнәрчә булды», – дип ассызыклады ул.