Түбән Камада «Яндекс СИТИ» — интеллектуаль транспорт инфраструктурасы системасы эшли башлады. Аны шәһәрнең юбилее көнендә «Акыллы шәһәр» мәйданчыгында тәкъдим иттеләр.

Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте. Хәзерге вакытта җиһазлар 64 автобуска һәм 43 трамвайга урнаштырылган. Система транспорт хәрәкәтен реаль вакыт режимында күзәтергә, расписаниенең үтәлешен контрольдә тотарга һәм пассажирлар агымын анализларга мөмкинлек бирә.

«Яндекс Go» кушымтасында шәһәр халкы автобус яки трамвайның кайчан киләчәген күрә һәм юл бәясен түли ала. 31 октябрьгә кадәр кушымта аша түләгәндә 50 процент ташлама гамәлдә — бер сәфәр бәясе 23 сум тәшкил итә.

«Проект июль аенда „Иннопром“ күргәзмәсендә „Яндекс Транспорт“ ҖЧҖ һәм „Социальная карта“ АҖ белән имзаланган килешү нигезендә гамәлгә ашырылды. Ул үз бурычлары буенча „Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе“ илкүләм проекты максатларына туры килә: мәгълүматлар шәһәр транспорт системасын идарә итү һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру өчен файдаланыла», — дип язды Беляев MAX мессенджерындагы каналында.

Транспорт хәрәкәте турындагы мәгълүмат бердәм диспетчерлык үзәгенә җибәрелә. Система шулай ук пассажирлар санын түләнгән сәфәрләр белән чагыштыра. Мәгълүматлар арасында аерма ачыкланса, транспорт чарасына контроль хезмәткәрләре җибәрелергә мөмкин.

Түбән Камада шәһәр процессларын цифрлаштыру эше дәвам итә. Максат — аларны шәһәр халкы өчен тагын да уңайлырак һәм җиңелрәк итү, дип билгеләп үтте шәһәр мэры.