Түбән Кама районы хакимиятендә территориаль саклау һәм иминлек мәсьәләләре буенча район башлыгы киңәшчесе вазифасы барлыкка килде.

Бу вазифага Алексей Кузьмин билгеләнде. Аны 29 сентябрьдә узган җитәкчеләр киңәшмәсендә Түбән Кама районы башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, Алексей Кузьмин Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән. Ул хәрби һәм мобилизацион әзерлек, иминлек мәсьәләләре, шулай ук шәхси составның эшен оештыру өчен җаваплы булган. Соңгы елларда Кузьмин объектларны саклау өлкәсендә хезмәт куйган.

«Хәзер безнең бурыч — Түбән Камада бу юнәлештәге эшне көчәйтү. Алексей Фёдоровичның тәҗрибәсе аеруча кирәк булачак. Бигрәк тә кичә Татарстан Рәисе куйган йөкләмәләрне исәпкә алып», — диде Радмир Беляев.