30 сентябрьгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда һава температурасы -2 °Cка кадәр төшәргә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, юлларда хәлнең катлаулануы көтелә.

Тиешле һава торышы фаразын Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе кисәткәнчә, кинәт суыту юл өслегендә бозлавык барлыкка килүгә китерергә мөмкин. Тайгак юлда автомобильнең тормоз юлы озыная, идарәне югалту һәм машинаның тайпылу куркынычы арта. Бу юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләрне юл шартларын исәпкә алып, саклык чараларын күрергә чакыра. Тизлекне алдан ук киметергә, алда баручы транспорт чарасына кадәр куркынычсыз араны арттырырга, кискен маневрлардан һәм узып китүләрдән тыелырга кирәк.