7 октябрьдә Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, халыкка хәбәр итү системасына планлы тикшерү уздырылачак.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

10:40та республика дәрәҗәсендә электромеханик сиреналар һәм тавышлы сирена җайланмалары эшләтеләчәк. 10:43тә телевидение һәм радио каналлары аша махсус хәбәр тапшырылачак. 10:44тә сиреналар муниципаль дәрәҗәдә кабызылачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны тынычлык сакларга һәм борчылмаска чакыра.