Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, 1 октябрьдән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар арта.
Түбән Камада бәяләр уртача 20 процентка күтәреләчәк. Бу республика профильле дәүләт комитеты тарафыннан бастырылган документлардан күренә.
2026 елның 1 октябреннән тарифлар ничек үзгәрәчәк:
Җылылык энергиясе (кайнар су һәм җылыту): 1 Гкал өчен 2 973,6 сумнан 3 391,75 сумга кадәр.
Салкын су: 1 кубометр өчен 42,59 сумнан 52,26 сумга кадәр.
Су агызу: 1 кубометр өчен 29,61 сумнан 35,53 сумга кадәр.
Газ: 1 кубометр өчен 8,55 сумнан 9,28 сумга кадәр.
Электр энергиясе:
- Бер ставкалы тариф: 1 кВт·сәгать өчен 5,82 сумнан 6,47 сумга кадәр.
Тәүлек вакытына карап аерыла торган бер ставкалы тариф:
- көндез — 6,70 сумнан 7,43 сумга кадәр;
- төнлә — 4,08 сумнан 4,53 сумга кадәр.
Электр плитәләре урнаштырылган фатирлар өчен:
- Бер ставкалы тариф: 1 кВт·сәгать өчен 4,96 сумнан 5,82 сумга кадәр.
- Тәүлек вакытына карап аерыла торган бер ставкалы тариф:
- көндез — 5,71 сумнан 6,69 сумга кадәр;
- төнлә — 3,48 сумнан 4,08 сумга кадәр.
Каты коммуналь калдыкларны чыгару: бер кешегә 122,95 сумнан 135,13 сумга кадәр.
Бу — ел дәвамында торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифларның икенче тапкыр артуы. Беренче индексация 1 гыйнварда НДС ставкасы күтәрелү сәбәпле 1,7 процент тәшкил иткән иде.
Икенче индексация 1 октябрьдән гамәлгә керә. Яңа тарифлар ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
