«Фобос» һава торышы үзәге мәгълүматларына караганда, Татарстанга арктик салкыннар килә. Төньяктан килгән салкын һава республикада температураның сизелерлек түбәнәюенә китерәчәк.


Бүген көндез Вятка һәм Кама елгалары тирәсенә салкын һава фронты килеп җитәчәк. Көчле яңгырлар көтелми, әмма кайбер урыннарда беренче кар яварга мөмкин.

Татарстанда «әбиләр чуагы» тәмамлана. Бүген һава температурасы +13 градуска кадәр төшәчәк. Җомга көнне +6 градус булыр дип көтелә.

Салкыннарның иң көчәюе шимбәгә туры киләчәк. Синоптиклар көндез нибары +3 градус җылылык фаразлый. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә карлы яңгыр явуы ихтимал.