«Гаилә» паркында тимер-бетоннан ясалган яшеренү урыны урнаштырылды. Бу — Татарстан өчен пилот проект. Ул 20 кешегә исәпләнгән.
Яшеренү урынын эш комиссиясе составында Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев карап чыкты. Киләчәктә мондый корылмаларны башка урыннарда да урнаштыру планлаштырыла.
Шәһәр халкын корылмаларга сакчыл карарга чакыралар. Яшеренү урыннары гражданнар оборонасы системасының бер өлеше буларак булдырылган һәм алар теләсә кайсы вакытта файдаланырга әзер булырга тиеш. Объектларның сакланышын тәэмин итү өчен алар янында һәм эчендә видеокүзәтү системасы урнаштырылачак.
Вандаллык очраклары өчен административ җаваплылык каралган. Кагыйдәләрне бозучылар гамәлдәге законнар нигезендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Хакимият искәртә: яшеренү урыннарын саклау — барыбызның да уртак бурычы. Аларның төзек һәм кулланырга әзер булуы шәһәр халкының иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
