Түбән Камада Өлкәннәр көненә багышланган «Автобабай» муниципаль бәйгесе узды. Быел машина йөртү осталыгын 11 катнашучы сынады. Алар арасында бердәнбер хатын-кыз да бар иде — Рәхилә Корбангалиева үзен «авто әби» дип атады. Ул ир-атлар белән беррәттән юл йөрү кагыйдәләрен белүен һәм руль артында осталыгын күрсәтте.

Елансыман юл, тар аралык, гаражга керү — катнашучыларны төрле сынаулар көтә. Фигуралы йөртү этабында аларга киртәләрне төгәл һәм хатасыз үтәргә, вакыт белән дә исәпләшергә туры килде. Рульдәге һәр хәрәкәтне инструктор игътибар белән күзәтә.

Быел «Автобабай» бәйгесендә катнашучылар арасында бердәнбер хатын-кыз — Рәхилә Корбангалиева дә бар. Ул үзен «авто әби» дип йөртә һәм ир-атлар белән беррәттән руль артында осталыгын сыный. Ярышка тәҗрибәсен тикшереп карау өчен генә түгел, җиңү максаты белән килгән. Катнашучылар аны җылы каршы ала, ул сынауларның һәрберсенә җитди карый.

Катнашучылар үзләрен ике юнәлештә сыный. Башта юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы теоретик сорауларга җавап бирделәр, аннары руль артында осталыкларын күрсәттеләр. Практик этапта төгәллек, тизлек һәм маневр ясау осталыгы бәяләнде. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң югары нәтиҗәне Виктор Вышлов күрсәтте — аңа җиңү медале тапшырылды. Калган катнашучыларга да игътибарсыз калмадылар: һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.