Түбән Кама районы хакимияте шәһәрдәшләр сорауларына җавап итеп, БПЛА һөҗүме куркынычы янаганда халыкка хәбәр итү системасының ничек эшләвен аңлатты.
Сиреналарның һәм тавыш көчәйткеч системаларның тавышын ишетсәгез, бу — «Игътибар!» сигналы. Ул өч минутка кадәр дәвам итә, аннан соң тавыш көчәйткечләр аша гадәттән тыш хәл турында хәбәр җиткерелә.
Хәбәрдә ассызыкланганча, сирена тавышының туктавы куркынычның узуын аңлатмый. Шуңа күрә яшеренү урынында калырга һәм кабат сигнал бирелүен яки тревоганың тәмамлануы турында рәсми хәбәрне көтәргә кирәк.
Түбән Камага БПЛАлар күпләп һөҗүм иткән очракта, халык шәһәрдәшләр мәгълүматны ишетми калмасын өчен, сиреналар һәр 10 минут саен кабат эшләтелә.
Халыкка хәбәр итү системасы шәһәр инфраструктурасы белән бәйләнгән. Сигнал бирелгән очракта күпфатирлы йортларның подъезд ишекләре эвакуацияне тиз һәм тоткарлыксыз оештыру өчен автомат рәвештә ачыла.
Халыкка хәбәр итү системасын киңәйтү эшләре дәвам итә. 2026 ел ахырына шәһәрдә һәм районда тагын 13 тавышлы-сиреналы җайланма урнаштырылачак. Бу Түбән Кама территориясен тулысынча диярлек хәбәр итү системасы белән колачларга һәм сигнал начар ишетелә торган урыннарны бетерергә мөмкинлек бирәчәк
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
