Түбән Кама муниципаль районында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны буенча соңгы статистика әлегә табибларда борчылу тудырмый. Узган атнада салкын тию билгеләре белән 560 очрак теркәлгән.

Узган елның шул ук чорында авыручылар саны берничә тапкыр күбрәк булган — 1400 кеше салкын тию билгеләре белән табибларга мөрәҗәгать иткән. Роспотребнадзор белгечләре моны җылы һава торышы белән бәйли. Әмма салкыннар якынлаша, шуңа күрә иммунитетны ныгытып, гриппка каршы прививка ясату өчен иң кулай вакыт.

«Авыруны профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы — вакцинация. Без Түбән Кама муниципаль районы халкының якынча 60 процентын, ягъни 166 меңгә якын кешене прививка белән колачларга планлаштырабыз. Шулай итеп, коллектив иммунитет формалашачак», — дип сөйләде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин.

Белгечләр сүзләренчә, халыкка прививка ясау коллектив иммунитет булдырырга һәм авыру күрсәткечләрен контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Вакциналар поликлиникаларга инде китерелгән.

Беренче чиратта балаларга, өлкән яшьтәгеләргә, йөкле хатын-кызларга, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә, укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һәм башкаларга прививка ясату киңәш ителә. Вакцинация авыруның өзлегүләрен булдырмаска ярдәм итә.

Түбәнкамалылар «Совигрипп» һәм «Ультрикс» вакциналары белән грипптан саклана алачак. Санитар табиблар фаразлавынча, ОРВИ белән авыручылар саны ноябрь ахырында артырга мөмкин. Шуңа күрә сәламәтлек турында алдан ук кайгырту мөһим.