Салкын көннәр һәм төнге кыраулардан соң, Татарстанга көзге җылы кайта. Синоптиклар көндез һава температурасының +13…+15 °C ка кадәр күтәрелүен фаразлый.

6 октябрь, сишәмбе көнне, явым-төшем көтелми. Күк йөзе алмашынучан болытлы булачак. Төнлә һава салкын булып, температура -2…-7 °C кадәр төшәчәк. Көндез көньяк-көнбатыштан секундына 4–9 метр тизлектә җил исәчәк. Җылы һава массалары тәэсирендә һава +8…+13 °C ка кадәр җылыначак.

7 октябрь, чәршәмбе көнне, җылы һава иң югары ноктасына җитәчәк. Әмма көн җилле һәм яңгырлы булачак. Күк йөзе болытлы, урыны белән аз һәм уртача көчле яңгыр явачак. Төнлә температура 0…+5 °C ка кадәр күтәреләчәк. Республика көнчыгышында аерым районнарда -1…-3 °C ка кадәр кырау сакланырга мөмкин. Көндез һава +10…+15 °C ка кадәр җылыначак.

Көн дәвамында җилнең юнәлеше дә үзгәрәчәк: көньяк-көнбатыш җиле төньяк-көнбатышка күчәчәк. Аның тизлеге секундына 7–12 метр тәшкил итәчәк, ә аерым вакытларда җилнең тизлеге 15–17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.