Татарстанда 500дән артык аучы тикшерелгән, нәтиҗәдә 53 беркетмә төзелгән. Көзге ау сезоны башланганнан бирле,Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары Росгвардия хезмәткәрләре белән берлектә республикадагы ау биләмәләрендә көн саен рейдлар үткәрә.

Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Рейдларның беренче көннәрендә 500дән артык аучы тикшерелгән, ау кагыйдәләрен һәм коралны йөртү-транспортта ташу тәртибен бозуның 53 очрагы ачыкланган.

Белгечләр куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Аерым алганда, торак йортлардан 200 метрдан якынрак арада ату тыела.

«Тавышка» яки максатны ачык күрмичә ату катгый тыела. Мәгълүмат такталарына һәм кисәтү билгеләренә, электр үткәргеч линияләре чыбыкларына кунган кошларга да атарга ярамый. Ауга төзек булмаган корал белән чыгу рөхсәт ителми.