Түбән Камада яшәүче хатын-кыз сирәк күренешкә тап булган. Ул райондагы урман янәшәсендәге басуда тимгелле боланнарны күреп, аларны видеога төшергән.

Аның сүзләренчә, ул ун маралны санап өлгергән.

«Башта безне күрделәр дә, куркып, йөгереп киттеләр. Аннары туктадылар, басып тордылар һәм безгә карап алдылар», — дип сөйләгән ул НТР 24 хәбәрчесенә.