Түбән Камада гомумшәһәр өмәләре өч этапта узачак. Беренче өмә 14–16 октябрьдә, икенчесе — 21–23 октябрьдә, өченчесе 28–30 октябрьдә үткәрелә.
Чараларда предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре, учреждение коллективлары, мәктәп укучылары һәм студентлар, шулай ук теләгән һәркем катнаша ала. Төп эшләрне кар яуганчы тәмамлау планлаштырыла.
Гомумшәһәр өмәләре көннәрендә Сарсаз-Бли авылы янындагы каты көнкүреш калдыклары полигоны чүп-чарны бушлай кабул итәчәк. Калдыкларны чыгару өчен кулланылачак махсус транспорт исемлеген шәһәр башкарма комитетына алдан җибәрергә кирәк.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
