7 октябрь, чәршәмбе көнне, Татарстанда җылы һава торышы урнаша. Төнге кыраулар көтелми, әмма җылы көннәр яңгыр һәм көчле җил белән үрелеп барачак.
Синоптиклар фаразлавынча, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән аз һәм уртача көчле яңгырлар явачак. Төнлә температура минус күрсәткечләргә төшмәячәк: термометр баганалары +2…+7 градус күрсәтәчәк. Көндез һава +11…+16 градуска кадәр җылыначак.
Җылы һава массаларын көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк җил алып киләчәк. Аның тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итә, урыны белән җилнең тизлеге 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Республика халкына көчле җил вакытында урамда сак булырга һәм зонтикларын онытмаска киңәш ителә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
