Түбән Камада 100 яшьлек Мәгъфирә Заһретдинова яши. Мөхтәрәм шәһәрдәш — тыл хезмәтчәне, җиде бала әнисе, 19 онык, 29 оныкчык һәм җиде оныкчыкчык әбисе. Аның тормыш юлы — гаилә тарихы гына түгел, бер чор елъязмасы да.
Өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы Радмир Беляев Мәгъфирә Шәрифулла кызын өйгә барып котлады. Якыннары һәм кунаклар аңа чын бәйрәм бүләк итте: шигырьләр укылды, яраткан җырлар яңгырады. Ә очрашу ахырында район башлыгы озын гомерле түбәнкамалылның күптәнге теләген дә үтәде.
Мәгъфирә Заһретдинова — гаиләсенең иң кадерле кешесе, балалары һәм оныклары өчен терәк һәм яраткан әби. Мөхтәрәм шәһәрдәш Чирмешән районының Иске Кади авылында туып-үскән. Сугыш елларыннан алып пенсиягә чыкканчы кырларда хезмәт куйган.
Мәгъфирә Шәрифулла кызының җиде баласы, 19 оныгы, 29 оныкчыгы һәм җиде оныкчыкчыгы бар. Алар барысы да әниләренең, әбиләренең юбилейларын бергәләп каршы алалар.
100 яшьлек шәһәрдәшне Өлкәннәр көне белән район башлыгы Радмир Беляев та котлады. Ул җылы теләкләрен җиткереп, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Мәгъфирә Заһретдинованың тагын бер теләге булган — туган ягы Чирмешән районыннан котлау ишетү. Радмир Беляев аның бу хыялын да тормышка ашырды. Авыл җирлеге башлыгы белән элемтәгә керде.
Бәйрәмгә 14нче лицей укучылары чыгышы аеруча ямь өстәде. Юнармиячеләр Мәгъфирә Шәрифулла кызына шигырьләр һәм җырлардан торган кечкенә концерт әзерләгәннәр.
Кунакларның җылы теләкләре мөхтәрәм шәһәрдәшне аеруча сөендерде. Бәйрәмгә килүчеләр бергәләп истәлеккә фотога төштеләр. Ә Мәгъфирә Шәрифулла кызы барлык кунакларны гыйнварда узачак 101 яшьлек юбилеена чакырды.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
