Түбән Камада инженерлык челтәрләрендә эшләр башкарылу сәбәпле, 8 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Корабельная урамыннан Тынычлык проспектына чыгу юлында, так яктагы өлештә, хәрәкәт чикләнәчәк.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Эшләр дәвам иткән вакытта Тынычлык проспектының җөп яктагы өлешендә транспорт хәрәкәте чиратлаштырылган режимда оештырылачак.

Юл хәрәкәтендә катнашучылардан игътибарлы булу, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм вакытлыча урнаштырылган билгеләргә игътибар итү сорала.