Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнары арасында территорияләрне үзара тапшыру процессын агымдагы ел ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев шәһәр халкы белән туры эфир барышында хәбәр итте. Ул бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтләренә керү юлларын төзү һәм ремонтлау турындагы сорауларга җавап бирде.
Административ чикләрне үзгәртү Түбән Кама хакимиятенә транспорт инфраструктурасын законлы нигездә үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Аерым алганда, дача массивларына алып баручы 121нче автобус маршруты буенча юлны төзекләндерү күздә тотыла. Бу мәсьәлә моңа кадәр берничә ел дәвамында күтәрелеп килде, әмма аны гамәлгә ашыру эшләре бары тик хәзер башланды.
Радмир Беляев сүзләренчә, кирәкле документлар пакеты инде әзерләнгән һәм Татарстан Дәүләт Советына карауга тапшырылган. Инициативаны республика парламентының якындагы сессияләренең берсендә карау планлаштырыла. Проект Алабуга районы җитәкчелеге белән килештерелгән һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган.
Чикләрне үзгәртү мәсьәләсе буенча җәмәгать тыңлаулары май аенда Алабугада узган.
Килешү нигезендә, Түбән Кама районы составына Красный Ключ поселогының төньяк-көнбатышындагы Каманың сул як ярында урнашкан 1 мең гектардан артык территория керәчәк. Әлеге җирләр Костенеево авыл җирлегенә карый, биредә җирле бакчачыларның 3 меңнән артык кишәрлеге урнашкан.
Үз чиратында, Алабуга районына Каманың уң як ярындагы мәйданы 226,4 гектар булган җир участогы күчәчәк. Биредә Танаевка авылының көньягында урнашкан урман массивы бар.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
