«Түбән Кама» сәнәгать паркында тимер-бетоннан ясалган сыену урыны урнаштырылды. Бу — шәһәрдә икенче шундый объект.
Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, сыену урынын «Домкор Индустрия» компаниясе җитештергән. Биредә яктырту системасы, эскәмияләр һәм ишек каралган. Шушы үрнәк нигезендә «Гаилә» паркындагы сыену урыны да камилләштереләчәк, киләчәктә яңа объектлар җитештерү дә планлаштырыла.
Моннан тыш, сыену урыннарының ишекләренә йорт подвалларындагы кебек автомат рәвештә ачыла торган электрон йозаклар куелачак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
