ГТРК «Татарстан»да зур премьера! Бу шимбәдә татар телендәге «Асылыбызга кайту» реалити-шоуының өченче сезоны старт ала.

Яңа чыгарылышта Түбән Камадан Мөхәммәтҗановлар  һәм Азнакай районыннан Гарифуллиннар гаиләсе яшәү рәвешен алыштырачаклар. Шәһәр һәм авыл тормышы, гаилә традицияләре һәм көндәлек мәшәкатьләр аша катнашучылар бер-берсенең яшәешен якыннан танып, милли мәдәният белән бәйләнешне яңача тоя алачак.

Премьераны 10 октябрьдә 9:15 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында карагыз!