«Рамус Молл» сәүдә үзәгендә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб өйрәнүләре узды. «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» һәм «БПЛАның сәүдә үзәгенә килеп төшүе» сценарийлары буенча күнегүләрдә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, полиция һәм янгын-коткару бүлеге катнашты. Түбәнкамалылар бинадагы җир астында урнашкан бүлмәгә эвакуацияләнү тәртибен өйрәнделәр.

Тревога сигналы иртәнге якта яңгырый. Сәүдә үзәгендәге хезмәткәрләр, кибеткә килүчеләр эвакуацияләнә башлый. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, җаваплы затларның күрсәтмәләрен истә тотып, барысы да аскы катка төшәләр.

«Рамус Молл» сәүдә үзәгендә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб өйрәнүләре узды. «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» һәм «БПЛАның сәүдә үзәгенә килеп төшүе» сценарийлары буенча күнегүләрдә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, полиция һәм янгын-коткару бүлеге катнашты.

Барлыгы йөздән артык кеше эвакуацияләнде. Махсус хезмәтләр шулай ук пилотсыз очкычның бина түбәсенә килеп төшүе ихтимал булган очракта гамәлләрне тикшерде. Сценарий буенча, янгын чыкты, кешеләр төтен белән тулган бүлмәдән эвакуацияләнде. Шартлы зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелде. Өйрәнүләр төгәл һәм бердәм үтә, янгын сүндерү «операциясе» санаулы минутларда тәмамлана.