Түбән Камада шин заводының беренче директоры Николай Зеленов исемендәге сквер булдыру эшенә керештеләр. Бу хакта шәһәр башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

Яңа җәмәгать киңлеге Вахитов һәм Шинчылар проспектлары кисешкән урында, элекке көнкүреш йорты янында барлыкка киләчәк. Сквер «Татнефтькә — 75 ел» дип аталган территориянең дәвамы булачак һәм «Гаилә» паркының дүртенче чиратын тәшкил итәчәк. Шуңа күрә аны янәшәдәге киңлек белән бердәм стильдә бизәячәкләр.

Хәзер мәйданчыкта иске өслекне сүткәннәр, сукмаклар өчен нигез әзерлиләр. Салкыннар башланганчы брусчатка җәю һәм бордюрлар урнаштыру планлаштырыла. Язын территорияне яшелләндерәчәкләр, эскәмияләр, яктырткычлар һәм видеокүзәтү камералары куячаклар.

Сквер үзәгендә Николай Зеленовның Түбән Кама механика заводы ясаячак бюсты урнаштырылачак. Биредә шулай ук Зеленовның тормышындагы мөһим даталар, аның әйтемнәре һәм шин заводы тарихы турында мәгълүмат тупланган истәлекле композиция барлыкка киләчәк. Мәйданчыкта предприятие тарихына һәм аның хезмәткәрләренә багышланган чаралар үткәрү күздә тотыла.

Скверны киләсе елда, Николай Зеленовның тууына 95 ел тулу уңаеннан ачу планлаштырыла.