Түбән Каманың 9нчы микрорайонында шәһәрнең 60 еллыгына багышланган «Түбән Кама шәһәренең беренче төзүчеләре» дигән рубрика старт алды.

Актив яшәүчеләр территориаль иҗтимагый үзидарә советлары рәисләре белән берлектә өлкән буын вәкилләренә кунакка барып, алар белән әңгәмә коралар, төзелеп килүче шәһәрдә тормышларын ничек башлап җибәрүләре турында кызыксыналар.

Гөлсара Агошкова Түбән Камага Уфадан 1967 елда килгән, ул вакытта аңа 21 яшь булган. Бутилкаучук заводында, Хезмәтне оештыру һәм эш хакы бүлегендә эшләгән, 1нче категорияле инженер булган.

«Ул вакытта 10 йорт кына төзелгән иде, почта, „Восход“ кинотеатры эшләде. Мин бу шәһәрдә күп еллар яшәвем белән бик горурланам. Шәһәр матур, искиткеч», — ди Гөлсара Агошкова.

Бүген Гөлсара Рәхмәтулла кызына 79 яшь. Кызганычка каршы, ирен һәм кызын ул күптән җирләгән. Әмма аның өч оныгы һәм инде ике оныкчыгы бар.

Таисия Галова Түбән Камада 1971 елдан бирле яши. Бирегә Соликамск шәһәреннән килгән. Бетон заводында, СРСУ-1 төзелешендә буяучы, аннары бригадир булып эшләгән. Ул — хезмәт ветераны, шәһәрнең атказанган хезмәткәре. Таисия Иван кызының ике баласы, ике оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Быел аңа 88 яшь тулачак.