Татарстанда бакчачылык ширкәтләрен социаль газлаштыру программасы актив рәвештә гамәлгә ашырыла. Чаралар газны участок чикләренә кадәр бушлай китерүне күздә тота, шул ук вакытта участок территориясендә челтәрләрне сузу һәм йортка тоташтыру хуҗа хисабына башкарыла.
Росреестр идарәсендә программада катнашу өчен бакчачылык ширкәтләрен сайлап алу критерийларын, шулай ук йортларга куелган таләпләрне искә төшерделәр.
Бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтенең территориясе рәсми рәвештә торак пункт чикләрендә урнашкан булырга тиеш. Торак пункт газлаштырылган булырга, яки агымдагы елда СНТ чикләренә кадәр газ бүлү челтәрләрен төзү планлаштырылырга тиеш (расланган төбәк план-графиклары нигезендә).
Программада катнашуның төп шарты — торак йортка милек хокукының теркәлгән булуы. Әгәр милек хокукы инде рәсмиләштерелгән икән, тоташтыру өчен документлар әзер булырга тиеш.
Әгәр милек хокукы теркәлмәгән булса, хуҗага Росреестрга мөрәҗәгать итәргә кирәк: кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү турында гариза, йортның техник планы һәм җиргә хокук билгеләүче документ тапшырырга кирәк.
«Торак булмаган» статуслы бакча йортлары хуҗаларына газлаштыру алдыннан аларның билгеләнешен «торак йорт»ка үзгәртергә кирәк булачак. Бу бинаның ел әйләнәсе яшәү өчен яраклы булуын раслау һәм теркәлү мөмкинлеге алу өчен кирәк.
Статусны үзгәртү өчен бакчачылык ширкәте урнашкан урын буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда йортның төзелеш нормаларына туры килүен тикшерәләр. Уңай карар кабул ителгән очракта, ведомство объектның статусын үзгәртү өчен документларны мөстәкыйль рәвештә Росреестрга җибәрә.
Альбина Вәлиева
MAX