Техноген һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә 240 меңнән артык кеше катнашкан.
Эшче көчләр илнең төрле шәһәрләреннән чакырыла башлый. Алар арасында 300гә якын түбәнкамалы да була. Күпләре инде исән түгел. Митингка һәлак булганнарның туганнары, предприятие хезмәткәрләре, җәмәгать вәкилләре, мәктәп укучылары килә. Искә алу, гадәттәгечә, техноген һәлакәте корбаннары һәйкәле янында уза.
Митингтан соң, тагын бер истәлекле вакыйга — түбәнкамалылар миләш үсентеләре утырттылар. Хәтер бакчасы техноген һәлакәт корбаннары һәйкәле янында барлыкка килә.
Түбәнкамалылар чәчәкләр белән киләләр.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
