2011 елда — Тукай елында — нигез салынган әлеге бәйге быел үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел сайлап алу этабына Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 58 видеоязма кабул ителгән. Шуларның 14е финалга үтеп, сәхнәдә үз осталыкларын күрсәтте.

Карамовлар гаиләсе Түбән Кама данын яклый. Кызлары Сәфинә 64 нче балалар бакчасына йөри. Ул сәхнәдә үзен чын артистларча тота.

«Тукай — безнең күңелләрдә. Шагыйрьнең иҗаты аша балаларыбызда туган телгә мәхәббәт тәрбиялибез», — диләр бәйгедә катнашучылар.

Бәйгенең идея авторы — 64 нче балалар бакчасы мөдире Нурзия Мирхазова. Аның әйтүенчә, проектның төп максаты — балаларны сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү генә түгел, ә туган телдә иркен аралашу мохите булдыру.

Конкурс Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге һәм «Ак калфак» оешмасы белән берлектә уздырыла.

Нәтиҗәләр буенча, беренче урынны 64 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Сәфинә Карамова һәм Яр Чаллы шәһәреннән Айдар Аюпов яулады. Барлык катнашучыларга да иганәчеләр әзерләгән бүләкләр һәм кубоклар тапшырылды.

Быелгы бәйгенең тагын бер үзенчәлеге — Тукай варисларына Азат Зыятдинов исемендәге премия тапшыру булды. Әлеге бүләкне милләт өчен хезмәт иткән шәхеснең улы Нариман Таузари тапшырды.