Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарының социаль мәсьәләләр буенча Александра Офицерова хәбәр итте.
«БПЛА һөҗүмнәре куркынычы саклану сәбәпле, ул инде Урал төбәкләренә кадәр барып җитте, без 9 Майда салют оештырмыйбыз: дошман йокламый, һәм без күрше өлкәләрдәге хәлләрне күреп торабыз. Шуңа күрә гражданнарның иминлеге — беренче чираттагы бурыч булып кала. Кичен меңләгән кешенең бер урында җыелуы безгә каршы кулланылырга мөмкин. Мин ышанам: безнең өчен салютлар җибәрергә әле күп сәбәпләр булыр. Беренче чиратта, егетләребез Җиңү белән Ватаннарына исән-сау әйләнеп кайткач, ул көн, һичшиксез, килеп җитәчәк», — диде Александра Офицерова.
Шул ук вакытта көндезге барлык чаралар гадәттәгечә үткәреләчәк.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX