Түбәнкамалыларга алты территориянең берсен сайларга тәкъдим итәләр: «Сөембикә» паркы; 17, 18 микрорайоннар арасындагы җәяүлеләр променады; 28 микрорайондагы җәяүлеләр променады; «Беренчеләр хәрәкәте» скверы; 49 микрорайондагы сквер; Яшьлек урамындагы мәктәп скверы.

Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында уза. Ул 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.