Күмәк эшкә югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм коммуналчылар кушылды — барлыгы 500дән артык кеше. Алар Красный Ключ бистәсендәге мәчеттән алып «Кояшлы алан» паркына кадәрге территорияне тәртипкә китерделәр.
Өмәчеләр эшне саклану чараларыннан башлады: катнашучыларның киемнәренә талпаннарга каршы дару сиптерелде, аннары һәркем кулына тырма һәм себерке алды. Медицина көллияте студенты Фәридә Гәрәева ел саен шундый акцияләрдә катнашуын әйтте: «Шәһәрне чиста тоту — һәрберебезнең бурычы», — диде ул.
Эш барышында берәүләр корыган агач ботакларын кисте, икенчеләре юлларны себерде, өченчеләре чүпне махсус техникага төяде. Барлык катнашучыларны — шәһәргә мәхәббәт берләштерде.
Студентлар җырлап һәм биеп эшләде. Берничә сәгать эчендә Красный Ключ бистәсеннән «Кояшлы алан» паркына кадәрге территория тулысынча тәртипкә китерелде. Мондый акция елга ике мәртәбә — яз һәм көз айларында үткәрелә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
