Якын арада архитекторлар һәм компания вәкилләре җәмәгатьчелек белән киңәшләшеп, паркны яңарту концепциясен тәкъдим итәчәк, дип белдерде шәһәр мэры Радмир Беляев «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Исегезә төшерәбез, «Нефтехимиклар» паркы Тынычлык проспектында урнашкан һәм 2011 елда тантаналы рәвештә ачылган.