Шәһәр мэры Радмир Беляев су объектларын шәхсән карап чыкты. Аның сүзләренчә, җайланмаларны торгызу эше узган ел башланган: белгечләр инженер системаларын, насос җиһазларын, яктыртуны һәм тышкы бизәлешне яңарткан.
Быел барлыгы дүрт фонтан төзекләндереләчәк. «Гаилә» паркындагы объект 9нчы майга кадәр ачылачак, ә балалар өчен фонтан тотрыклы җылы һава торышы урнашкан соң эшли башлаячак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
